Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәтле кабанны бәрдермәгән, әмма башка машина йөртүченең үлеменә сәбәпче булган

Ир үз гаебен танымаган.

 46 яшьлек әлмәтле "Саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу" маддәсе буенча җинаять кылуда гаепләнә. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, узган елның 28 октябрендә Казан-Оренбург трассасында машина йөртүче куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайламаган, нәтиҗәдә, аның алдына кабан килеп чыккан һәм машина йөртүче аны бәрдермәкә омтылып, каршы як хәрәкәт полосасына борылган, ә анда 35 яшьлек хатын-кыз руль артында булган «Nissan» автомобиле белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, ханым алган тән җәрәхәтләреннән урынында вафат булган.

Ир үз гаебен танымаган. Гаепләү карары белән расланган җинаять эше судка карап тикшерү өчен җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса