Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә «Куркынычсызлык каешы» дигән профилактик чара үткәрелде

Чараның аксаты-юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан куркынычсызлык каешларын куллану өлешендә административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау.

ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне һәм пассажирларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә һәм һәрвакыт куркынычсызлык каешларын эләктерергә, ә яшь пассажирларны йөрткәндә балалар өчен тотып торучы җайланмалардан файдаланырга чакырдылар. Дәүләт хезмәтләре порталының ЮХИДИ бүлекчәсенә мөрәҗәгать иткән вакытта вакытны янга калдырачак берничә гамәл башкарырга мөмкин булган өстенлекләре турында искә төшерделәр.


Акциядә катнашучыларның барысына да юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча тематик белешмәлекләр тапшырылды.


Чара барышында юл-патруль хезмәте инспекторлары куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозган өчен 6 машина йөртүчене административ җаваплылыкка тарттылар.


Дәүләт автоинспекциясе куркынычсызлык каешы юл һәлакәтләрен киметү өчен нәтиҗәле чара булып тора, дип искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса