Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

“Татнефть” компаниясе хезмәткәрләренең бер өлешен читтән торып эшләүгә күчерә

Коронавирус инфекциясенең таралуын кисәтү буенча хөкүмәт планы үтәлеше белән бәйле рәвештә "Татнефть" компаниясе үз хезмәткәрләренең бер өлешен читтән торып, ягъни дистанцион эшләүгә күчерә. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге эш режимына эшчәнлек төре мөмкинлек бирүче хезмәткәрләрне күчерәчәкләр. Уртак эш электрон почта һәм башка электрон элемтә каналлары ярдәмендә оештырылачак.
Хезмәткәрләрнең өй компьютерлары аша мәгълүмати системаларга керү мөмкинлеге булачак. Барлык киңәшмәләр конференц-элемтә форматында узачак.

Моннан тыш, компания командировкаларны һәм хезмәткәрләрнең массакүләм чараларда катнашуын чикләде. Бүлекчәләрдә бактерицид лампалар һәм антисептик чаралар урнаштырылган. Даими рәвештә дезинфекцияләү эшләре үткәрелә.

Боерык компания генераль директорының аерым күрсәтмәсенә кадәр гамәлдә булачак.

Шулай ук компания Инстаграм социаль челтәрдә авырудан саклану чаралары турында киңәшләр дә урнаштырды.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса