Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ләйлә Фазлыева: Үзлектән изоляцияләнүче кешеләргә «больничный» биреләчәк

Татарстан Республикасында үзлегеннән изоляцияләнгән кешеләргә "больничный кәгазьләре" бирү турында карар кабул ителде.

Бу хакта Татарстан Премьер-министры Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«Әгәр дә сез теләсә кайсы чит илдә булып кайтканнан соң яки башка илдән килгән йөткергән, төчкергән кеше белән элемтәгә кергән булсагыз һәм үзегездә югары температура сизеп, үзегезне начар хис итә башласагыз һәм үзегездә коронавирус инфекциясе булуына шикләнсәгез, поликлиникага бармаска, ә табиб чакыртырга кирәк. Бүген республикада шундый карар кабул ителде: «больничный кәгазьләре»н үзлектән изоляцияләнгән кешеләргә дә бирәләр. Бу карар карантиндагы кешеләргә ярдәм итү өчен кабул ителә», — диде Ләйлә Фазлыева.

Ул шулай ук коронавирус билгеләре барлыкка килгән очракта татарстанлыларны үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә, шунда ук табиб чакыртырга  өндәде

Фото: архив/Владимир Васильев.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса