Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәтнең медицина хезмәткәрләренә планшетлар бүләк иттеләр

Әлмәттә күп бала тәрбияләүче медицина хезмәткәрләренә планшетлар бүләк иттеләр.

Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан гаджетлар “Игелек кыл” хәйрия акциясе кысаларында тапшырылды. Бу – “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар инициативасы, алар авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм итәргә карар кылган.

Биш медицина хезмәткәре “ТАССР төзелүгә 100 ел” истәлекле билгеләрен һәм планшетлар алды. Аларның һәрберсе биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияли.

Акция алга таба да дәвам итәчәк. Аның икенче этабында тәрбиягә бала алган социаль хезмәткәрләргә планшетлар тапшырылачак. Соңрак инвалид балалары булган укытучыларга ярдәм көтелә. Очрашуда “Татарстанның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре” исеме дә бирелде. Аларны шулай ук “ТАССР төзелүгә 100 ел” истәлекле билгеләре белән бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса