Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

33 мең татарстанлы ел саен донор була

Республика кан үзәге мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасында ел саен авыруларга ярдәм итү максатыннан 33 мең кеше кан тапшыра.

Ел саен Татарстанда 33 мең кеше авыруларга ярдәм итү өчен кан тапшыра. Аларның яртысы диярлек — 25-34 яшьлекләр. Бу хакта Республика кан үзәгеннән хәбәр иттеләр.

Ел саен 14 июньдә Бөтендөнья кан доноры көне билгеләп үтелә. Бу дата уңаеннан 8-15 июньдә #ОставайсяДонором, #ДонорБулыпКал Бөтенроссия донорлык акциясе уза.

«Татарстанда елына якынча 50 тонна донор каны компонентлары таләп ителә. Бу 30 мең кешегә медицина ярдәме күрсәтергә булыша. Ел саен Татарстанда 33 мең кеше донор булып кан тапшыра. Аларның 32 проценты — 18-24, 42 проценты — 25-34, 15 проценты — 35-44 һәм 11 проценты 45-60 яшьлек кешеләр», — дип искәрткән Республика кан үзәге белгечләре.

Шуларның 70 проценты ир-атлар булса, 30 процентын хатын-кызлар тәшкил итә. 

Донорлар өчен ике өстәмә ял, социаль пакет, ташламалар, һәр ел бер тапкыр түләүләр (2020 елда әлеге сумма 14,6 мең сумны тәшкил итә) кебек дәүләт ярдәме дә каралган.

2020 елның гыйнварына Татарстанда 12,5 мең кеше «Россиянең мактаулы доноры» һәм «СССРның мактаулы доноры» исеменә ия булган.

Фото:архив

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса