Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Сәламәтлек

Әлмәттә бер атна эчендә меңнән артык ашыгыч ярдәм чакыру очрагы теркәлгән

Табиблар барлыгы 54 операция үткәргән.


Узган атнада Әлмәттә ашыгыч ярдәм бригадалары чакыруларга 1058 тапкыр чыккан. Табиблар ике меңгә якын кешегә ярдәм күрсәткән. Мондый статистиканы үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте игълан итте.
Кабул итү бүлекләренә төрле шикаятьләр белән 390 кеше мөрәҗәгать иткән, 89 баланы стационарга озатканнар. Табиблар барлыгы 54 операция уздырган, аларның күп өлеше офтальмологиягә туры килгән. 717 кеше травмпунктка мөрәҗәгать иткән.
Ашыгыч чакырулар арасында 19 инсульт һәм биш юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса