"Игътибар балалар!" профилактик чарасы кысаларында Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге яктылык кайтаручы элементларны популярлаштыруга юнәлтелгән "Яшь җәяүле" акциясе уздырды.

Анда катнашучылар яшь җәяүлеләр һәм аларның әти-әниләре белән юллар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү һәм фликерлар куллану мөһимлеге турында әңгәмә оештырды.

Аларга шулай ук "Игелекле балачак юлы" газетасын, яктылык кайтаручы билге һәм тематик белешмә тапшырылды.
