Җәлил урамындагы күпер ябыла
Җәмгыять

Җәлил урамындагы күпер ябыла

Әлмәттә транспорт хәрәкәте чикләнә.

Бу хакта шәһәрнең автомобиль юллары идарәсе хәбәр итә.

2 июнь көнне Гафиятуллин белән Җәлил урамнарын тоташтыручы күпердә реконструкция эшләре башлана.

Күпер ябылу сәбәпле, әлмәтлеләргә башка маршрут сайларга киңәш ителә.