Ике меңнән артык Әлмәт гаиләсе ярдәм янәшә булуын тойды
Җәмгыять

Ике меңнән артык Әлмәт гаиләсе ярдәм янәшә булуын тойды

19 май көнне Әлмәт районынына “Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте кысаларында авыр хәлдә калган гаиләләргә тапшырылачак азык-төлек җыелмаларының икенче партиясе килеп иреште.

Нефтьчеләр төбәгендә әлеге хәрәкәт эшен депутат, спортчы һәм җәмәгать эшлелесе Вячеслав Колотовкин җитәкли. 

Ярмалар, макарон, көнбагыш мае, консервалар, чәй, шикәр һәм тәм-томнар кергән бу җыелма рәвешендәге ярдәмне шәһәр һәм районның 2147 гаиләсе алачак.

Теләгән һәркем  “Ярдәм яшәшә! Помощь рядом!» волонтерлык  хәрәкәтенә кушыла ала. Моның өчен 26-01-01 кайнар линия телефоны буенча шалтыратырга кирәк.

Фото:https://almetyevsk.tatarstan.ru/