Җәмгыять

Эшмәкәрләр көнендә ТР Икътисад министрлыгы кризиска каршы Zoom-форум үткәрәчәк

Бөтен ил экспертлары, аналитиклары һәм бизнесменнары коронавирустан соңгы шартларда эш турында фикер алышачак.

Россия эшмәкәрләре көнендә Татарстанның Икътисад министрлыгы бөтен илдән килгән бизнесменнар өчен масштаблы онлайн-форум уздырачак.
 Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бизнес-оттепель":яңа шартларда бизнесны ничек алып барырга?“ онлайн форумы
 үз-үзеңне изоляцияләү режимыннан чыгуга багышланган һәм үзара ярдәм итү максатларында эшкуарлар арасында тәҗрибә уртаклашуга юнәлдерелгән", - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Форумның Онлайн-мәйданчыгы 26 майда 15 сәгатьтә Zoom платформасында эшли башлаячак. 

Параллель рәвештә трансляция «Эшкуарлык фабрикасы» проектының YouTube-каналында барачак.

Чыганак