Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Казанские ведомости" газетасы Covid-19 шартларында тиражын ничек арттырды?

«Чаян», «Казан утлары», «Безнең мирас», «Казан», «Татарстан» журналларына һәм «Татмедиа» холдингының 14 газетасына язылу тиражлары артты.

«Татмедиа» АҖ Covid-19 коронавирус пандемиясе вакытында кинәт язылучыларын югалтудан котылып кала алды. 2020 елның 2 нче яртыеллыгына газета һәм журналларның гомуми тиражы 225,7 мең данә тәшкил итте - бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 94,2%.

Шул исәптән язылу буенча чаралар комплексы ярдәмендә язылучылар саны кискен кимүдән котылып кала алды. Аерым алганда, «Татмедиа» АҖ басмаларына онлайн рәвештә язылырга, аларны метрода вендинг аппаратларында яки Daily киоскларында брендланган стендларда сатып алырга мөмкин. Моннан тыш, Бөтенроссия язылу декадалары вакытында «Татмедиа» үз басмаларының каталог бәясенә 5 һәм 10 процентлы ташламалар бирде, ә газета-журналлар өчен «Россия Почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесе тарифына 25 процент күләмендә ташлама алды.

«Татмедиа»  шулай ук редакцияләрнең конкурс чараларына чыгымнарын компенсацияләде, ә ТР Дәүләт Советында "Подписка бүләк ит" акциясе узды.

Шул ук вакытта пандемия шартларында кайбер басмалар кимүдән котылырга гына түгел, ә язылу тиражларын да үстерә алдылар. Мәсәлән, «Нижнекамская правда»ның тиражы 28,5%ка, «Туган як» ның — 18,8%ка һәм «Теләче»нең 7,6%ка арткан. Моннан тыш, «Казанские ведомости» газетасының тиражы 1,9%ка, ә «Казан утлары» журналының - 2,4%ка артты.

2019 елның икенче яртыеллыгы белән чагыштырганда, басма тиражларны "Чаян" журналы — 8,7% ка, "Казан" журналы — 2,7% ка, "Безнең мирас" — 2,7% ка арттырган. «Татарстан» журналы тиражларын элеккеге дәрәҗәдә саклап калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса