Бүген “Әлмәт таңнары” SMM-белгече Алия Байрамалова сөйгәне Дамир Вәлиев белән никахларын рәсми рәвештә теркәде.

Яшь гаилә беренче гаилә документы - никахлашу таныклыгын пандемия шартларында алды. Вәзгыятьне исәпкә алып, тантаналы чара, әлбәттә, шәхси саклык чаралары – перчатка һәм битлекләрдә узды. Яшь пар редакциябездә дә кунак булып китте.

Кадерле Алия һәм Дамир!
Сезне ихластан никахлашу көнегез белән котлыйбыз! Бер-берегезне яратып, хөрмәт итеп яшәргә, бәхетле мизгелләр генә кичеререгә язсын! Сез хәзер бер-берегезгә сердәшче дә, киңәшче дә, дус та, терәк тә булырга тиеш. Уйларыгыз һәрчак бер, туегыз котлы булсын!
Изге мәхәббәт хисләрен
Вакламыйча саклагыз.
Тормыш дигән олы юлдан
Гел янәшә атлагыз.