Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Татнефть" волонтерларынан яңа социаль инициатива

“Татнефть" компаниясенең яшь хезмәткәрләре өлкән яшьтәге кешеләргә эпидемиология куркынычы югары булган чорда ярдәмгә килә

Яшьләр комитеты Әлмәт дәүләт нефть институты студентлары белән берлектә Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы торак пунктларда яшәүче өлкәннәргә коронавирус инфекциясе таралуга бәйле чикләүләр режимын саклауда ярдәмгә килә.

Халыкның авыруга аеруча дучар булырга мөмкин теркеме вәкилләре кешеләр күп җыелган урыннарга барып йөрмичә генә азык-төлек, дарулар, почта корреспонденциясе һәм башка хезмәтләрдән файдалана алачак.

Компания волонтерлары азык-төлек продуктларын өлкәннәрнең өйләренә кадәр китерәчәк һәм кирәк булган очракта торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне онлайн рәвештә түләүдә ярдәм күрсәтәчәк.
Өлкән буын вәкилләре өчен махсус кайнар линия эшләячәк. Биредә аларга үзләренә кирәкле азык-төлек яки дарулар китерүгә заказ бирү мөмкинлеге булачак. Заказларны компаниянең яшьләр комитеты активистлары һәм АГНИ студентлары алып киләчәк. Волонтерлар өлкәннәр белән медицина битлекләрендә, перчаткаларда һәм медицина тикшерүе узганнан соң аралаша алачак.

«Татнефть» компаниясе Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшәүче өлкәннәр арасында әлеге инициативага ихтыяҗ булыр дип ышана һәм республиканың башка предприятиеләре һәм оешмалары өчен социаль җаваплылык үрнәге булачак, дип саный.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса