Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Татнефть” компаниясе нефть базарындагы вәзгыятьләргә әзер

“Татнефть” компаниясе генераль директоры Наил Маганов нефть базарындагы вәзгыятьләргә үзләренең әзер булуларын белдерде.

“Без инде берничә тапкыр төрле икътисади шоклар аша үттек һәм мондый хәл-торышка әзер”, - диде ул.

Наил Өлфәтович фикеренчә, “Татнефть" компаниясе төрлечә фаразланган бәяләр дәрәҗәсендә конкурентлыкка сәләтле булып калу өчен финанс ныклыгының җитәрлек запасына ия.

"ТАНЕКО" комплексында нефтьне эшкәртү безнең тотрыклылыкның өстәмә факторы булып тора, - дип билгеләп үтте ул. - Компания нефть эшкәртүнең соңгы стадиясендә активлар белән нәтиҗәле эшли белә һәм 2030 елга 38,4 млн тоннага кадәр нефть чыгаруны күздә тоткан стратегияне гамәлгә ашыра. Без һичшиксез бөтен потенциалны ачарга теләдек. Безнең скважиналар фонды белән идарә итү алымы чикләү шартларында аларның эшчәнлеген саклауга нигезләнде. Бу исә нефть чыгаруны шактый тиз арттырырга мөмкинлек бирәчәк".

Шул ук вакытта нефть чыгару чыгымнары чит илләргә караганда бездә шактый түбән. Без соңгы вакытта аның үзкыйммәтен киметү буенча нәтиҗәле чаралар уздырдык. Компания хәтта иң түбән бәяләр шартында да уңышлы эшли ала", — дип аңлатты нефть холдингы башлыгы.

Наил Маганов билгеләп үткәнчә, нефть чыгару үсеше "Татнефть" өчен үзмаксат түгел: «безнең өчен нефть чыгаруны арттырудан кергәе икътисади нәтиҗәлелек мөһим».
 

"Татнефть" компаниясенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса