Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда ике айга җитәрлек азык-төлек запасы булдырылган

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы йөкләмәсе нигезендә, Татарстан үзәкләрендә азык-төлек запасы булдырылды. Ким дигәндә ул ике айга җитәчәк.

Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикада булдырылган продукция запасы "сатып алучылар ихтыяҗлары нигезендә даими рәвештә тулылана", - дип билгеләп үтәләр ведомствода.

«Хәзерге вакытта республика халкын үзебез җитештергән төп азык-төлек белән тулысынча тәэмин итәбез», - дип ассызыклап үтте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков.

Моңа кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы төбәк халкын азык-төлек товарларын күпләп сатып алып, ажиотажга бирешмәскә, ә продукция сатучыларны бәяләрне арттырмаска чакырды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республиканың азык-төлек базарларындагы хәлләрне тикшереп тору буенча оператив штаб төзелде. Аңа Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе кертелде.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса