Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Агымдагы елның 5 аенда 235 әлмәтле эшкә урнаштырылган

Бу хакта кичә район башлыгы Тимур Нагуманов җитәкчелегендә онлайн форматта узган эшлекле киңәшмәдә Әлмәт шәһәре мәшгульлек үзәге директоры Минсәгыйть Насретдинов хәбәр иткән.

Аның сүзләренә караганда, 2019 елда мәшгульлек үзәге ярдәме белән Әлмәттә эшкә 1828 кеше урнаштырылган. Агымдагы елның биш аенда бу күрсәткеч 235 не тәшкил итә.

Һөнәр үзләштерү буенча укуларга узган ел 441 эшсез калган кеше, җәмәгать эшләренә 559 эш эзләүче юлланган. Хезмәт базарында 366 кешегә социаль адаптация хезмәте һәм 475 кешегә психологик ярдәм күрсәтелгән. 7358 кешегә һөнәри юнәлеш ясалган.

Юл картасы нигезендә физик мөмкинлекләре чикле 127 зат эшкә урнаштырылган.

2019 елда 20 эшсез калган кешегә үз эшләрен башлап җибәрүгә барлыгы 2 млн 902 мең сум күләмендә финанс ярдәме күрсәтелгән.

Агымдагы елда шундый ук акчалата ярдәмне 6 кеше алган.

Фото:архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса