Автоинспекторлар юл йөрү кагыйдәләренең үтәлешен тикшерәчәк.
Әлмәт районында профилактик "Тоннель" махсус операциясен уздыру көтелә. Бу хакта ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Якын арада ул Казан-Оренбург юлында узачак. Автоинспекторлар юл йөрү кагыйдәләрен бозучы машина йөртүчеләрне ачыкларга исәпли.