Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу фондының 10 еллыгына багышланган күргәзмә ачылышында катнашты

Бүген «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу фондының 10 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды.

Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Республика Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
«Яңарыш» республика фонды ТР Президентының указы нигезендә 2010 елның 17 февралендә булдырылган.
Фондның Попечительләр советын Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкләде.
Фондның башкарма директоры итеп Татьяна Ларионова билгеләнде (2010 елда - ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе).
Татарстан мирасы объектларында торгызу эшләре үткәрү нәтиҗәсендә Болгар тарих-археология комплексы, Успение соборы һәм Зөя утрау-шәһәрчеге монастыре ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде.

Моннан тыш, фонд акчасына 2017 елда Татарстанда Болгар ислам академиясе төзелде. Хәзерге вакытта «Яңарыш» фонды тарафыннан Казанда Изге Ана иконасы соборын торгызу эшләре алып барыла.


2019 елның февраленнән фонд РФ Мәгариф министрлыгы ярдәме белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә республикада полилингваль белем бирү комплексларын төзү проектын гамәлгә ашыра башлады.

- «Яңарыш» республика фонды безгә тарихи һәйкәлләр, объектларны саклау һәм мәдәният белән ничек эшләргә кирәклеген күрсәтте. Бүген фонд киләчәккә эшли – яңа типтагы мәктәпләр, полилингваль белем бирү комплекслары барлыкка китерә. Чөнки балалар, гомумән, кешелек капиталы - бу безнең төп байлыгыбыз, - диде Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, «Казан Кремле» музей-тыюлыгында булырга теләүче туристлар өчен шартлар тудыру дәвам итәчәк.

Фото: http://president.tatar.ru

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса