Әлмәттә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды
Пассажирлар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, шулай ук балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау максатыннан чыгып, шәһәрнең Белоглазов урамында «Куркынычсызлык каешын эләктер!» акциясе уздырылды.

Оештыручылар 37, 14 һәм 7 нче балалар бакчалары педагоглары белән берлектә юл хәрәкәте катнашучылары арасында аңлату эшләре уздырды.

Юлда үз-үзеңне тоту культурасына, куркынычсызлык каешларын һәм балаларны машинада йөрткәндә махсус җайланма куллану зарурлыгына, шулай ук балаларның юлларда үз-үзләрен тотышына аерым игътибар бирелде.

Кагыйдәләрне төгәл үтәүче юл хәрәкәте катнашучыларына истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia