28 май көнне Татарстан Республикасында хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия оештырылачак.
Татарстанлыларны борчыган сорауларга ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР Прокуратурасы, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе вәкилләре җавап бирәчәк.
Шалтыратулар 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Кайнар линия телефоны: + 7(843)236-00-71.