Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Марат Бариев: Үзгәрешләр нигезендә яшьләр сәясәте дә искә алыначак

РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Марат Бариевның яшьләр сәясәте турындагы төзәтмәсе Конституция төзәтмәләренә соңгы вариантында узды.

“Бу яшьләр мәнфәгатьләрен яклау һәм аңа ярдәм итү өлкәсендә законнарны эшләү һәм кабул итү өчен нигез бирә. Иң мөһиме, бу Конституциягә таянып, яшьләр сәясәте турында әлегә кадәр булмаган Федераль законны кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк», - дип белдерде Марат Бариев.

Аның сүзләре буенча, элек Конституциядә яшьләр һәм яшьләр сәясәте дигән төшенчәләр юк иде.

Каршылыклары күп булу сәбәпле, яшьләр сәясәте турындагы Законны кабул итеп булмаган. Төзәтмәләр нәтиҗәсендә күп кенә киртәләр җиңеләчәк.

Кертелгән төзәтмә Конституциянең Россия Федерациясе һәм аның субъектларының уртак карамагына кагыла торган 72 нче маддәсенә кагылып үтә. Үзгәрешләр нигезендә мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау һәм тәрбия белән беррәттән, анда яшьләр сәясәте дә искә алыначак, дип өстәде парламентарий.

Фото:архив/Султан Исхаков

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса