Әлмәт транспорт идарәсе ДСРК районына керүне исәпкә алып, яңа 7 нче маршрут ачты.
Беренче һәм икенче сменага дүртешәр троллейбус чыгачак.
7 нче троллейбус ТНГП тукталышыннан 04.46 сәгатьтә кузгалып, депога соңгы транспорт 22.17 сәгатьтә әйләнеп кайтачак.
Хәзерге вакытта аның расписаниесе төзелә.
Троллейбуслар хәрәкәтен "Акыллы транспорт" кушымтасы ярдәмендә карап була.