Бүген Әлмәттә 2.40 сәгатьтә Гафиятуллин урамындагы күпфатирлы йорт подъездында янгын чыга.

Биредә яшәүчеләрнең сүзләренә караганда, фатирга подъезддан төтен үтеп керә башлый. Янгын сүндерүчеләрне йортта яшәүчеләр үзләре чакырта.
Соңрак ачыкланганча, 3 һәм 4 нче катлар арасындагы баскыч мәйданчыгында электр щиты янган.
Янгын сүндерүчеләр килгәнче төтен инде бишенче катка күтәрелгән. Шуңа күрә 4 кешене эвакуацияләү аеруча авыр бирелгән. Алар арасында өч яшьлек бала да бар.
12 кеше йорттан мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнгән. Алар арасында әти-әниләре күтәреп чыккан ике бала да бар.
Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, янгынның гомуми мәйданы 4 квадрат метр тәшкил иткән. Янгынның беренчел сәбәбе - электр җиһазын куллану кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.