Әлмәтлеләр республикада иң яхшылар булып танылды
Әлмәт юл-патруль службасы экипажы - ЮХИДИ хезмәткәрләре Руслан Гобәев һәм Руслан Мөхәммәтҗанов узган елның дүртенче кварталы нәтиҗәләре буенча "Иң яхшы ДПС экипажы" республика бәйгесе җиңүчеләре булып танылды.
Алар күчмә вымпел һәм акчалата премиягә сертификатлар белән бүләкләнде. Полиция капитаны Руслан Мөхәммәтҗанов 2939, өлкән лейтенант Руслан Гобәев 3090 административ хокук бозулар ачыклаган, бергәләшеп дүртенче кварталда 5 җинаять ачканнар, юлда йөрү кагыйдәләрен бозучы 1651 кешене туктатканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа