Әлмәт полицейскийлары балаларны сөендерә
«Полицияле Кыш бабай» акциясенә Әлмәтнең хокук сакчылары да кушылды.
Алар да балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котларга булдылар. Быел Кыш бабай һәм Кар кызы үзләре дә иҗтимагый совет әгъзалары һәм полиция бүлеге ветераннарыннан бүләк алды. Алар тарафыннан өр-яңа бик матур костюмнар сатып алынды. Балигъ булмаганнар эше буенча бүлекчә инспекторы Айнур Сөнгатуллинның Кыш бабай ролендә беренче тапкыр гына булуы түгел. Кар кызы – ПДН линиясе буенча әйдәп баручы белгеч Резеда Гыймранова да сихри көчкә ия костюмны тәүге тапкыр гына кимәде.
10 яшьлек Егор белән 2 яшьлек Полина янына Кыш бабай һәр елны килә. Быел да искәрмә булмады. Балалар кунакларны күреп нык сөенделәр. Бүләк алганчы алар башта Кыш бабай белән Кар кызына шигырь сөйләп, җырлар күрсәттеләр. Полина бүләкләрне караганда Егор кыш турында җырларга да, шигырь сөйләргә дә өлгерде. «Мондый игътибарга без бик шат, күңелләребез күтәренке. Зу рәхмәт», – дип җылы сүзләрен җиткерергә ашыкты балаларның әбисе Надежда Хәмитова.
Кыш бабай белән Кар кызы сәяхәтләрен тагын дәвам итте. Алар тагын берничә гаиләдә булдылар. Могҗизалы бүләкләр белән 10 баланы сөендерделәр. Яңа елга кадәр Кыш бабай белән Кар кызы 1500ләп гаиләне йөреп чыгарга планлаштыра. Димәк, көтелмәгән бүләк алучылар тагын да булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа