Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт кибетләрендә товарларга кытлык юк

Коронавирус үтеп керү куркынычы янау сәбәпле халык дарулар һәм азык-төлеккә чират тора.

Гадәттә, кибет киштәләреннән карабодай, он, тоз, шикәр, туалет кәгазе кебек продуктлар тиз тарала.

"Әлмәт таңнары" һәм "Знамя труда" газеталары корреспондентлары исә әлеге сүзләрне шәхсән тикшереп карарга булды. Моның өчен шәһәрнең берничә зур сәүдә ноктасына юл тоттык.


Фотолардан күренгәнчә, кибетләрдә беренчел әһәмияттәге продукция запасы бар. Димәк куркырга сәбәп юк дигән сүз.

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республикада халыкны ике ай азык-төлек белән тәэмин итәрлек запас бар.

Әлбәттә, кичкә таба киштәләр бушый. Монысы инде аңлашыла да, чөнки халык кибеткә кич белән эштән кайтышлый керә. Әмма иртәнгә киштәләр кабат тутырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса