Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт инспекторлары профилактик чаралар оештыруны дәвам итә

«Язгы каникуллар» оператив-профилактик чарасы кысаларында Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре шәһәрнең 1, 2, 3, 6, 11, 17, 19, 20, 21, 25 нче мәктәпләрендә, 2 нче лицейда, Кичү, Кичүчат, Нәдер, Камы-Исмәгыйль, Тихоновка, Колшәрип, Габдрахман, Тайсуган авыллары һәм Түбән Мактама бистәсенең 1 мәктәбендә тематик әңгәмәләр, ата-аналар җыелышлары оештырды.

Инспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеген искә төшерде, юлда килеп чыгарга мөмкин булган куркыныч ситуацияләр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм юлларда игътибарсыз булуның күңелсез нәтиҗәләре турында сөйләшү алып бардылар. Материалларны ныгыту өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча махсус фильмнар күрсәтелде.


Шулай ук яктылыкны кире кайтаручы элементларны мәҗбүри куллануга да балаларның игътибарын юнәлтте. Фликерлар ярдәмендә алар тәүлекнең караңгы вакытында яки һава торышы начар булганда юлларда яхшырак күренә.

Чара ахырында инспекторлар балаларга истәлеккә тематик буклетлар тапшырды.

Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса