Әлмәтлеләр Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә мөрәҗәгать итә ала
Кабул итүгә (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга була.
23 июнь көнне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм суд приставлары Федераль хезмәте Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең вазифаларын вакытлыча башкаручы – Татарстанның баш суд приставы Әнвәр Закиров видеоэлемтә режимында гражданнарны кабул итәчәк.
Теләге булган һәркем Сәрия Сабурская һәм Әнвәр Закировка «Skype», «Zoom» яки «WhatsApp» программалары аша турыдан-туры тоташу юлы белән үз сорауларын бирә алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа