Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иртәгәдән Әлмәттә армиягә язгы чакырылыш кампаниясе башлана

1 апрельдән 15 июльгә кадәр хәрби хезмәткә 155 мең кеше алынырга тиеш.

Әлеге россиялеләр арасына әлмәтлеләр дә кергән. Районга 223 кешене хәрби хезмәткә чакыру нормасы бирелгән. Бүген район башкарма комитетында хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе утырышы булып узды. Аның эшендә район башлыгы Айрат Хәйруллин да катнашты. Хәрби комиссар Ришат Сабировның чыгышыннан күренгәнчә, бүген илнең төрле хәрби частьларында 411 әлмәтле хезмәт итә. Аларның 193 е көзен чакырылган . Контракт буенча хезмәткә 39 кеше киткән. Быел тагын 15 кеше шушы хезмәтне сайлаган. Ришат Сабиров армиядән качып йөрүчеләргә 27 яшьләре тулгач та тынычлык булмавын, җаваплылык каралуын җиткерде. Утырышта уку йортларының укучыларны хәрби хезмәткә әзерләү торышы да тикшерелде. Быел бүлеп бирелгән акчага 20 мәктәпне автомат һәм винтовкалар белән тәэмин итү планлаштырыла. "Укучылар чын коралны күреп, тотып карап өйрәнергә тиеш, ә макеттан гына түгел", - диде район башлыгы. Шулай ук мәгариф учреждениеләренә ГТО нормаларын тапшыруга, спорт белән шөгыльләнүгә җитди карау кирәклеге күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса