Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда "төбәк белән идарә итү үзәге" эшли башлаячак

«Халык контроле» үзәкне булдырганда төп мәгълүмат системасы булачак.

Татарстанда «Цифровая экономика» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында «төбәк белән идарә итү үзәге» (ЦУР) булдырылачак. Тиешле боерыкны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Республикада ЦУР проектын гамәлгә ашыру буенча проект офисы оештырылачак. Офис рәисе вазыйфаларын республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяга кабул итәргә тәкъдим ителде, ә рәистәш булып Татарстан Президентының Мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы Ленар Фәйзетдинов торырга тиеш.

Шул ук вакытта «Халык контроле» ТР Дәүләт мәгълүмат системасы «кире элемтәнең цифрлы платформасын куллануны да кертеп, ЦУР проектын гамәлгә ашыру өчен база мәгълүмат системасы» белән билгеләнгән.

Татарстан Министрлар Кабинеты һәм ТР Президенты Аппараты иҗтимагый элемтәләр һәм коммуникацияләр өлкәсендә санлы проектларны үстерү буенча «Диалог» автоном коммерциячел булмаган оешма белән хезмәттәшлек турында килешү төзиячәк, ул үзәкне булдыруда катнашачак.

ЦУР проектының кураторы итеп Татарстан Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров билгеләнде. Ул шулай ук ТР Президенты күрсәтмәсенең үтәлешен контрольдә тотачак.

"Төбәк белән идарә итү үзәге" 2020 елның 30 гыйнварында җирле үзидарәне үстерү советы утырышы нәтиҗәләре буенча Россия Президенты Владимир Путинның күрсәтмәләре исемлегенең 3 пунктын үтәү йөзеннән оештырыла. Аның нигезендә федерациянең барлык субъектларында төбәкләр белән идарә итү үзәкләре булдырылырга һәм муниципалитетларда шундый үзәкләр оештыру буенча тәкъдимнәр тапшырылырга тиеш. Документта үтәү срогы - 2020 елның 1 декабре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса