Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Госуслуги порталында бушлай электрон карарлар алу мөмкинлеге эшли 

70 меңгә якын транспорт чара хуҗалары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар турында карарлар алу максатыннан ТР Госуслуги порталыннан файдалана.

ГАИ искә төшерә: юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен махсус техник чаралар белән теркәлгән штрафлар турында мәгълүмат алуның иң оператив ысулларының берсе - uslugi.tatarstan.ru порталның шәхси кабинетында административ җаваплылыкка тарту турында карарларның күчермәләрен алу.

Яңа хезмәт күрсәтү 2019 елның августыннан транспорт чаралары хуҗаларына бирелә, ә сайтта рәсмиләштерүне 2 минутта узу мөмкин.
Электрон карарлар алу сервисы - тулысынча бушлай. 

Ни өчен уңайлы:
- шәхси вакытны экономияли һәм карарның күчермәсен алу өчен почта бүлекчәсенә бару кирәк түгел;
- Госуслуги шәхси кабинетында вазыйфаи затның электрон квалификацияле имзасы белән кул куелган карарны  көнендә үк алу;
- административ хокук бозу турында тулырак мәгълүмат алу;
- административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 32.2 маддәсендәге 1.3 өлешендә каралган ташламалы чорда штрафны түләү мөмкинлеге (штраф салу турында карар чыгарылган көннән алып 20 көннән дә соңга калмыйча штраф суммасының яртысы күләмендә түләнергә мөмкин).
Республикада 67 437 транспорт чарасы хуҗасы электрон карарлар алу мөмкинлегеннән файдалана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса