Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов билгеләп үткәнчә, шәһәрнең чистарту корылмаларына реконструкцияләү эшләрен ел ахырына кадәр төгәлләргә планлаштыралар.
Соңгы 45 елда корылмага капиталь ремонт ясалмый һәм техника яраксызлык хәленә килә. 2017-2018 елларда белгечләр тарафыннан объектны төзекләндерү буенча проект-смета документациясе эшләнә.
Проект үз эченә нитри һәм дентрификация һәм фосфорны биологик яктан чыгару технологияләре кулланып, юынты суларны чистарту буенча заманча системаны кертүне ала.