Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фейк-хәбәрләр таратучы Приамурье кешесе хөкем ителәчәк

Коронавирус турында фейк-хәбәр таратканы өчен Приамурьедагы бер хатын-кызны хөкем итәчәкләр. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Приамурьеда коронавирус белән авыручы гражданнар турындагы фейк-хәбәр социаль челтәрләр мониторингы барышында Амурск өлкәсе полиция хезмәткәрләре тарафыннан ачыклана. Әлеге ялган хәбәрнең авторы Сводный шәһәрендә яшәүче бер хатын-кыз булуы билгеле.

Шикләнелүчегә карата “Ирекле массакүләм мәгълүматтан явызларча файдалану” маддәсы буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелә. Аңа 30 меңнән алып 100 мең сумга кадәр штраф яный.

ТАСС Амур өлкәсе буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Ольга Кургановага сылтама белән хәбәр иткәнчә, әлеге төбәктә тотрыклы эпидемиологик вәзгыять саклана һәм Амур өлкәсендә коронавирус йоктыру очрагы юк.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса