Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин төзәтмәләр кертелгәннән соң тормыш ничек үзгәрәчәген сөйләде

ТР Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, сәламәтлек саклау өлкәсенә һәм гражданнарның социаль гарантияләренә күбрәк игътибар биреләчәк.

РФ Конституциясенә сәламәтлек саклау мәсьәләләренә кагылышлы төзәтмәләр Covid-19 коронавирус пандемиясен җиңәргә ярдәм итәчәк, ә тулаем алганда, илнең Төп Законындагы үзгәрешләр россиялеләрнең социаль якланышын көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы утырышын уздырды.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә, медицина хезмәткәрләренә күбрәк игътибар биреләчәк. Димәк, финанслау да артачак, һәркем өчен файдалану кулайрак булачак. Кешеләрнең үз-үзләрен тоту тәртибен оештыру һәм дарулар чыгару инфекцияне локальләштерергә ярдәм итәчәк", - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, Конституциягә төзәтмәләр Россия гражданнарын социаль яклауга юнәлдерелгән. Иң мөһим үзгәрешләрнең берсе минималь хезмәт хакы турындагы нигезләмә булачак, дип саный ул.

"Мин шәхсән үзем бу хакта эшлекле төркемдәге дискуссияләрдән, халык белән очрашулардан соң әйтәм һәм ышанычлы итеп әйтәм- [төзәтмәләр, һичшиксез, беренче чиратта, РФ гражданнарын социаль яклауга юнәлдерелгән. Конституциягә беренче тапкыр эшләүче кешеләрнең хезмәт хакы минималь хезмәт хакыннан ким була алмый, дип язганнар. Хәзер бу югары закон", - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса