Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшләүче пенсионерларга электрон больничныйны озайту рөхсәт ителде

Үзизоляциядә булучылар һәм өйдән эшләмәгән пенсионерлар электрон больничныен озайта ала.

Россия Хөкүмәтенең бу турыдагы карарын Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

Covid-19 коронавирусы пандемиясе аркасында чикләү чаралары гамәлдә булган төбәкләрдә яшәүче 65 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк кешеләр турында сүз бара.

«Андый гражданнар 15 июньнән төгәл төбәктә үзизоляция режимы беткәнчегә кадәр больничный рәсмиләштерә ала», — диелгән хәбәрдә.

Карантин чаралары белән бәйле рәвештә, вакытлыча эшкә яраклы булмау буенча пособие билгеләү өчен ниндидер документлар тутыру таләп ителми.

Фото:архив/Александр Эшкинин

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса