Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанның тавыш бирү участокларындаа берьюлы уникедән артык кеше кертелмәячәк

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Андрей Кондратьев ТР Хөкүмәт Йортында узган брифингта хәбәр иткәнчә, республиканың тавыш тавыш бирү участокларына берьюлы нибары 8-12 кеше генә үтә алачак.

 «Тавыш бирү бинасының керү ягында барлык килүчеләрнең тән температурасы үлчәнәчәк. Шулай ук сайлау участокларында антисептик чаралар да урнаштырылачак. Ара калдыруны төгәл үтәү өчен 1,5 метр ераклыкта тамгалар ясалган, яшерен тавыш бирү өчен, кабиналарда алгы пәрдәләр булмаячак», — диде ул.

Роспотребназор таләбе буенча биналарны дезраствор белән җыештыру һәм мәҗбүри төстә җилләтү  дә оештырылачак.

«Тагын бер яңалык — тавыш бирүдә катнашучы паспорты сайлау комиссиясе әгъзасына тапшырыла алмый, ачып күрсәтергә генә тиеш була», — дип әйтеп үтте Кондратьев.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса