Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләрне Казан шәһәре өчен тавыш бирергә чакыралар

Казан «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем алуга дәгъва кыла.

Ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин указы белән Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш керткән шәһәрләргә биреләчәк.

Сугыш елларында илебезнең сәнәгать, фәнни һәм медицина үзәге булып торды.

Биредә 600 дән артык төр корал, сугыш кирәк-яраклар җитештерелгән. Һәр алтынчы самолет Казан шәһәрендә чыгарылган булган. Безнең галимнәр тарафыннан бик күп фәнни ачышлар ясалган.

Казанга «хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү инициативасы Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов, Казан халкы, иҗтимагый оешмалар һәм шәһәр предприятиеләре коллективлары тарафыннан хупланды.

Казан өчен za.kzn.ru сайтында тавыш бирергә мөмкин.

Фото:https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса