Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олег Морозов: Конституциягә төзәтмәләр Россиягә тынычлык урнаштыручы ил статусын беркетәчәк

Россия үзен якларга әзер ил булып тора, әмма ул беркемгә дә һөҗүм итәргә җыенмый.

Россиянең тынычлык урнаштыручы ил буларак статусны билгеләүче тиешле төзәтмә яңартылган Конституциягә кертелгән. Бу хакта Татарстаннан Федерация Советы әгъзасы Олег Морозов сөйләгән.

«Бүгенге көндә без үзебезне сакларга да, планетада тынычлыкны тәэмин итәргә дә әзер, чөнки без нинди идеология һәм кыйммәтләр саклануга карамастан, системаларның тыныч яшәү тарафдарлары», — дип билгеләп үткән Олег Морозов.

Төзәтмәләр шулай ук илнең хокукый һәм территориаль суверенитетын игълан итәчәк. Сенатор фикеренчә, бу яңарту — чит илләр санкцияләр яки иноагентларны финанслау ярдәмендә Россия суверенитетын өзәргә маташкан соңгы еллардагы вакыйгаларга җавап.

Фото:архив/Ильнар Тухбатов

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса