Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Андрей Подовалов: "Әлмәттә паника өчен сәбәпләр юк! Хәл-торыш контрольдә!"

Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Андрей Подовалов журналистлар белән очрашты. Аралашу бүгенге көн вәзгыяте нәтиҗәсендә азык-төлеккә сорау арту темасына багышланды.

“Паника өчен сәбәпләр юк! Хәл-торыш контрольдә!” – дип белдерде ул.


Аның сүзләренә караганда, башкарма комитет каршында санитар-эпидемиягә каршы комиссия булдырылган. Башкарма комитет үзе дә азык-төлек базарындагы вәзгытькә контрольлек итә. Белгечләр көн саен сәүдә нокталарына чыга, төп продуктларның булу-булмавын тикшерә.

Сәүдә челтәрләре хезмәткәрләре товарларның 8 атнага җитәрлек булуын искәртә.
Азык-төлек исә кибетләргә атна саен кайтартыла, продуктлар белән тәэмин итүчеләргә агымдагы атнада өстәмә рәвештә товар китерү турында да җиткерелгән. Моннан тыш, килеп туган вәзгыть шартларында азык-төлекне киштәләргә чыгару көндез генә түгел, төнге чорда да башкарыла.

Бәяләр күтәрелүе көтелми: ритейлерлар белән аларны шушы ук дәрәҗәдә саклап калу турында килешенгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса