Александр Карпов Конституциягә төзәтмәләр турында: ил икътисады хезмәт кешесенә бәйле
Илнең төп документында гражданнарның хезмәтен хөрмәт итүгәи һәм хезмәт ияләренең хокукларын яклауга гарантияне беркетергә тәкъдим итәләр.
Россия Конституциясендә хезмәт ияләренә хөрмәт гарантиясен беркетергә кирәк, чөнки ил икътисады нәкъ менә хезмәт кешесенә бәйле. М.А. Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзү заводы генераль директоры Александр Карпов шундый фикер белән уртаклашты.
"Хезмәт кешесе - бөтен икътисадны тоып тора. Матди кыйммәтләр булдыручы кешедән башка берни дә булмаячак. Шуңа күрә мин моны Конституциядә төгәл беркетергә кирәк дип саныйм», — дип билгеләп үтте Карпов.
Конституциягә кертелгән төзәтмәләрдә Россия Федерациясенең гражданнар хезмәтен хөрмәт итүен һәм аларның хокукларын яклауны тәэмин итүен язарга тәкъдим ителә. Шулай ук дәүләт тарафыннан хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумы күләменнән дә ким булмаган минималь хезмәт хакы күләме Россия Федерациясе буенча гарантияләнә. Моңа кадәр төзәтмәләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Әхмәтов уңай бәяләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа