Чарада авылы яшьләре катнашты.
24 сентябрь көнне Әлмәттә «Авылда медиа» зона чарасы узды. Очрашуга сыйфатлы һәм аңлаешлы контент булдыру белән кызыксынган авыл яшьләре җыелды.
- Очрашу кунагы бизнес — тренер, модератор һәм медиаспециалист Всеволод Гимбут булды. Ул практика үткәрде: яңа башлаучы авторларның типик хаталарын тикшерде һәм алардан ничек качарга икәнен күрсәтте.
Чара Татарстан Республикасы яшьләр эшләре идарәсе һәм аграр яшьләр берләшмәсе ярдәмендә узды.