Җәмгыять

Әлмәтнең «Новация» идарәче компаниясе дәүләт торак инспекциясе штрафын кире кага алмады

Идарәче компаниягә хокук бозуларны бетерергә туры киләчәк.

«Новация» идарәче компаниясе судта оттырды һәм хәзер штраф түләргә тиеш. Компаниянең мировой судья карарына шикаятен кире кактылар, чөнки аның вәкилләре утырышка килмәде. Бу хакта ТР Дәүләт торак инспекциясе хәбәр итте.

Йортта яшәүчеләр зарлана-торак инспекциясе штраф яза-идаәче компания аны судта кире кагарга тырыша. Бу юлы компания вәкилләре судта булмый, гәрчә аларга алдан хәбәр итсәләр дә. Судья документларны өйрәнде һәм оешманың гаебен раслады. Нәтиҗәсен алдан әйтеп була: акчаны бирергә туры киләчәк, ә хокук бозуларны бетерергә туры киләчәк. Судларга сарыф ителгән вакытны түбә һәм подъездларны ремонтлауга җибәрергә мөмкин булыр иде, дип саныйлар инспекциядә.