Әлмәт районында «Яңа Кама аръягы сызыгы» 18 гасыр мәдәни мирас объектының чикләре расланды
Әлмәт районында XVIII гасырның «Яңа Кама аръягы сызыгы» археологик һәйкәле чикләре расланды: хәзер территориядә теләсә нинди җир һәм төзелеш эшләре махсус килештерелгән план белән генә башкарыла алачак.
Хакимият Әлмәт районында «XVIII гасырның Яңа Кама аръягы сызыгы» археологик һәйкәле территориясен куллану чикләрен һәм кагыйдәләрен раслады. Бу хакта ТР мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хәбәр итә.
Тиешле боерык мәдәни мирас объектлары турында федераль һәм республика законнары, шулай ук Татарстан Министрлар Кабинеты карары нигезендә чыгарылды.
Хәзер мәдәни мирас объектларын исәпкә алу бүлеге һәйкәлнең чикләре турындагы мәгълүматларны бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертергә тиеш.
Һәйкәл территориясендә:
· археологик тикшеренүләр үткәрергә — тик мирасны саклауның федераль органы рөхсәте белән генә;
· Җир, төзелеш, мелиорация һәм башка эшләрне башкару — һәйкәлнең сакланышын гарантияли торган һәм эшләрнең аңа мөмкин булган йогынтысын исәпкә ала торган план алдан килештерелгән очракта;
· кешеләрнең объектка керү мөмкинлеген гамәлдәге законнар кысаларында оештыру.
Шул ук вакытта бу территориядә һәйкәлне саклау буенча килешенгән планнан башка теләсә нинди эшләр тыела.
Фото: ТР мәдәни мирас объектларын саклау комитеты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia