Әлмәттә Һава-десант гаскәрләре оешуга 96 ел тулуны билгеләп үттеләр
Әлмәттә һава - десант гаскәрләрендә хезмә итүчеләр җыелды.
Шәһәр паркында Һава-десант гаскәрләре оешуга 96 ел тулу уңаеннан «Мәңгелек ут» мемориаль комплексына һәм генерал, Советлар Союзы Герое, һава-десант гаскәрләренә нигез салучы Василий Филиппович Маргелов бюстына чәчәкләр салу тантанасы булды.
Митингта катнашучылар Һава-десант гаскәрләре сугышчыларын бер минут тынлык белән искә алдылар. Мемориалга чәчәкләрне хәзерге һәм элеккеге хәрби хезмәткәрләр, шулай ук район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова салды.
Бу көнне десантчылар үзләре генә җыелмый-алар белән бергә аларның гаиләләре дә килә. Үсеп килүче буын өлкәннәргә горурланып карый һәм алардан үрнәк алырга омтыла.
Район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова барлык катнашучыларны бәйрәм — Һава-десант гаскәрләре көне белән котлады һәм район халкына иҗтимагый тормышта актив катнашканнары һәм яшьләргә патриотик тәрбия биргәннәре өчен рәхмәт хатлары тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia