Әлмәт районында талпан кадалган 300 кеше медикларга мөрәҗәгать иткән
Республика буенча медикларга 4300 дән артык кеше мөрәҗәгать иткән инде.
Әлмәт районында 300гә якын кеше талпан кадалудан зыян күргән
Әлмәт районында сезон башыннан бирле 300 кеше, шул исәптән балалар да, талпан кадалудан зыян күргән. Бу хакта ТР Роспотребнадзоры хәбәр итә.
Бу Татарстанда Казаннан (1400 очрак) һәм Чаллыдан (407 очрак) кала өченче күрсәткеч. Республика буенча медикларга 4300 дән артык кеше мөрәҗәгать иткән инде.
Табиблар кисәтә: безнең төбәктә талпаннар куркыныч авырулар йоктыра. Быел тикшерелгән бөҗәкләрнең 18% диярлек боррелиоз (ИКБ) белән зарарланган. Шул ук вакытта Әлмәттә, бөтен Татарстандагы кебек үк, парк һәм скверларны талпаннардан актив эшкәртәләр, әмма табигатьтә кадалу куркынычы барыбер кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia