Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тимур Нагуманов мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең хатынын улы туу белән котлады

Бала туу-гаиләдә һәрвакыт зур бәхет.

 Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең тормыш иптәшен әлеге матур вакыйга белән котлады.

Яшь әни һәм уллары Максим бала тудыру йортыннан чыктылар һәм үзләрен яхшы хис итәләр. Ире, хәзер инде яшь әти белән алар һәрвакыт элемтәдә. Район башлыгы хәрби хезмәткәрнең хатынына ярдәмнәре һәм ышанычлы тыллары өчен рәхмәт белдерде. Бу солдат өчен бик мөһим, дип ассызыклады.

- Аның әтисе хәзер үзенең гражданлык бурычын үти, Ватан мәнфәгатьләрен яклый. Улының тууы аңа көч һәм ныклык өсти дип ышанам. Балага бәхет һәм мәхәббәт белән тулы дөньяда, әти һәм әни янында үсүен телим, - диде ул.

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса