Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә яңа балалар бакчасы ачылды

Мәктәпкәчә учреждение бүген, 10 февральдә, Алсу микрорайонында ишекләрен ачты.

Балалар бакчасы Иван Новиков урамында, 1 нче йортта, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылды. Бу  "Алсу" 22 нче балалар бакчасының яңа корпусы "Новиков сад" дип атала. Аны, төп учреждение кебек үк, Лилия Төхбәтуллина җитәкләячәк.

1457 кв.м. мәйданлы бина 109 балага һәм 29 хезмәткәргә исәпләнгән. "Новиков сад" балалар бакчасы структурасында 2 яшьтән 4 яшькә кадәрге балалар өчен 5 төркем эшләячәк.

Балалар бакчасында музыкаль, бию-ритмик сәләтләрне үстерүгә, телләрне өйрәнүгә юнәлдерелгән өстәмә белем бирү хезмәтләре оештыру планлаштырыла. Моның өчен «Новиков сад» балалар бакчасында физкультура һәм музыка заллары, татар һәм инглиз телләре кабинеты бар.

Бинада шулай ук психология кабинеты, медицина һәм азык-төлек блоклары, кер юу бүлмәсе бар. Мәктәпкәчә учреждение территориясендә 5 уен мәйданчыгы урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса