Чакырылыш буенча армиядә хезмәт итүчеләргә югары уку йортына кергәндә балл өстәләчәк
Механизм абитуриентларга спорт казанышлары, волонтерлык эшчәнлеге һәм олимпиадаларда җиңү өчен балл билгеләргә мөмкинлек бирә торган принцип буенча эш итәчәк.
Дәүләт Думасы югары уку йортларына һәм көллиятләргә кергәндә чакырылыш буенча армиядә хезмәт итүне исәпкә алу турындагы закон проектын беренче укылышта бертавыштан кабул итте. Аны «Бердәм Россия» партиясе тәкъдим итте. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең Телеграм-каналында хәбәр ителә.
Элегрәк Россия Хөкүмәтенең закон проектын хуплавы турында хәбәр ителде. Өстәвенә, армиядә хезмәт иткән өчен, теләсә кайсы югары уку йортына яки көллияткә кергәндә, өстәмә баллар биреләчәк. Бу яңалык хәрби профильле уку йортларына гына түгел, укытуның барлык программаларына, магистратурага да кагыла.
«Чакырылыш буенча хезмәт итү — ул дәүләткә, Ватанга, үз җиреңә һәм анда яшәүчеләргә карата мөнәсәбәт күрсәткече. Закон проекты турында фикер алышканда уңай бәяләмәләр генә ишеттек», - диде Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары Алена Аршинова.
Абитуриентларга өстәлә торган баллар саны расланачак, инициатива авторлары армиядә хезмәт итүчеләргә кимендә 10 балл өстәүне сорый, диде Аршинова.
«Әлбәттә, моны норматив актларда, шул исәптән университетлар актларында күрергә теләр идем», - дип өстәде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа