Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Донор көнен билгеләп үттеләр

Ел саен 14 июньдә дөньяның төрле илләрендә бөтендөнья кан доноры көнен билгеләп үтәләр.

Кичә район башлыгы Тимур Нагуманов Әлмәт шәһәренең кан  үзәгендә булды. Ул шәхсән әлеге бәйрәмгә катнашучыларны котлады һәм Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының республика кан үзәгенең Әлмәт филиалы хезмәткәрләрен  Әлмәт муниципаль районы советы һәм башкарма комитетының мактау грамотасы белән бүләкләде. Намуслы хезмәте һәм югары профессионализмнары өчен Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының Почет грамотасы белән донор кадрларын комплектлау бүлеге мөдире Алена Муллина һәм донор канын, аның компонентларын хәзерләү бүлегенең операция шәфкать туташы Гөлнара Нуруллина бүләкләнделәр.

Иртәнге җидедән үзәк кан һәм аларның компонентларына мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә теләүчеләрне кабул итте. 14 июньдә 149 кеше кабул ителде. Аларның 97се – кан тапшырган, 12се – плазма. Рәсми реестрга кертелгән сөяк миенең потенциаль донорлары-12. Барлыгы 109 кеше үз канын тапшырды һәм 52 л кан әзерләнде. Бу бик яхшы күрсәткеч. 40 кеше төрле сәбәпләр аркасында читләштерелгән.

Барлык донорлар өчен тиешле кан төркеме белән значоклар, наклейкалар һәм беләзекләр рәвешендә зур булмаган бүләкләр әзерләнгән иде. Ә мактаулы донорларга кружкалар һәм футболкалар бүләк иттеләр.

Исегезгә төшерәбез, 18 яшьтән өлкәнрәкләр, 50 килограммнан артык авырлыктагы һәм сәламәтлеге буенча  күрсәткечләре яхшы булган затлар донор була ала. Канны иртәнге сәгатьләрдә тапшыру мәслихәт.  12:00 сәгатьтән соң канны даими донорларга гына тапшырырга киңәш ителә.

Иртә белән төшке ашны җиңел ашарга кирәк, ә процедура алдыннан донорга баллы чәй тәкъдим ителә. Донация алдыннан майлы, кыздырылган, ачы, ысланган ризык ашамаска, алкоголь, тәмәке эшләнмәләрен кулланмаска, аспирин һәм анальгетика булган даруларны кабул итмәскә кирәк.

Ир-атларга елына 5 тапкыр, хатын-кызларга 4 тапкыр кан тапшырырга мөмкин.

 

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса